Чуваш Чүпрәлесе урта мәктәбендә семинар һәм Әниләр көне узды

2016 елның 6 декабре, сишәмбе

Чуваш Чүпрәлесе гомуми урта белем бирү мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының семинары әниләр көненә туры килде. Һәр ел саен үткәрелгән бәйрәм бүген башкаларыннан шау-гөр килеп узуы белән аерылып торды.Өлкән сыйныф укучыларының “Милли бизәкләр” , сыйныф башлангыч укучыларының “Әнием кадерлем , син минем “ темасына ясаган рәсемнәре ,әниләрнең кул эшләре күргәзмәсе һәркемнең игътибарын үзенә җәлеп итте.

Семинар “Укыту тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген күтәрүдә информацион технологияләр” темасы астында узды. 9 нчы сыйныфта 1 нче категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Чулякмина Зөлфия Мидхәт кызы сингапур алымнары кулланып тулы эчтэлекле дэрес үткәрде.Дәрестә чуваш балалары татар теленнән белемнәрен күрсәтеп дөрес,төгәл җаваплар бирделәр , бик теләп актив катнаштылар.Дәрескә килгән күп кенә тәҗрибәле укытучылар ,район мәгариф бүлеге методисты Тумакова Алсу Адельзяновна үзләренең фикерләре белән уртаклашып ,дәрестән бик канәгать булуларын белдерделәр.

Татар милли киеме кигән кызларның саф татарча матур итеп кичәне оешкан төстә алып баруы ,башлангыч һәм урта сыйныф укучыларының әниләргә багышлап татар телендә сөйләгән шигырләрен, җырлаган җырларын,оста итеп башкарылган биюләрне залда утыручы укытучылар алкышларга күмде.

Форсаттан файдаланып җир йөзендәге барлык әниләрне үткән бәйрәм белән котлап аларга сәламәтлек , җан тынычлыгы, бәхетле озын гомерләр телим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International