Сабантуйлар батыры -Мәсгүт абый Хөснетдинов турында

2016 елның 2 декабре, җомга

Милли көрәш элек-электән Сабантуйларның йөзек кашы булган. Гаярь егетләрнең бил алышын карарга дип авылның олысы-кечесе мәйданга җыелган. Батыр калучыга берничә көн алдан авыл кызлары махсус сөлгеләр җыеп йөргән, иң батыр тәкә дә аңа дип билгеләнгән.Батыр калучының исеме ел дәвамында телдән төшмәгән.

Әлеге халәттә Кече Чынлы авылының алып батыр көрәшчесе Мәсгүт ага да  озак еллар яши.  Аның  дистәләрчә ел дәвамында  авыл, район, хәтта тирә-як өлкәләрдә  узган Сабантуйларында батыр калуын  легенда итеп сөйлиләр.  Хәер,  бу турыда ул үзе дә еш кына искә ала.

–Гаиләдә без дүрт ир-егет үстек, һәммәбез дә әти үрнәгендә көрәш белән “җенләнгән” идек. Беренче күнекмәләр дә  әти ярдәмендә тормышка ашырылды,-ди ул.

Гаиләдәге тәрбия белән бергә, Кече Чынлы авылының көрәшчеләре белән дан тотуы да Мәсгүт абыйга зур терәк булгандыр.

Ул сугыштан соңгы елларның авырлыкларын үз җилкәсендә татый. Кече яшьтән үк тракторчы ярдәмчесе булып эшли, аннан йөкче, башка күп төрле хезмәтләр башкара. “Көч-куәте бар”, дип авылдагы авыр хезмәтне дә аңа йөклиләр.

Кызыксынучан, үзенә җәлеп итәрдәй сыйфатлары белән ул  бәйрәмнәрдә, мәҗлесләрдә иң дәрәҗәле кешегә әйләнә.  Үсмер егет Сабантуйларда да бил алыша башлый.  Беренче тапкыр батыр калган елларын да бик яхшы хәтерли ул. Шуннан соң да җиңү артыннан җиңү яулый Мәсгүт  ага.

Берничә ел рәттән мәйданны үзе генә тоткан еллары да була.  Ә ул чакта аның  көндәшләре дә–үзе кебек  хезмәттә чыныккан пәһлеван егетләр. 

–Ул вакытларда  батырларга зур бүләкләр бирмиләр иде.  Көрәшчеләр дан тотар өчен  чыга иде  мәйданга,- дип сөйли ул.  

Мәсгүт абый  озак еллар көрәшә, хәтта олыгайгач та, ветеран көрәшчеләр арасында алдынгылыкны бирми. 

Гомере буе колхозда хезмәт куя. Тормыш кора, балалар үстерә. Нәсел дәвамчысына да  Хөснетдиновлар салган юлны күрсәтә, улы Илгиз дә Сабантуйларда көрәшә, район данын яклап Казанда да чыгышлар ясый. Кызганыч, моннан бер ел элек тормыш иптәше, Мәсгүт абыйны ялгызын калдырып, бакыйлыкка күчә.

Ни генә булса да, Мәсгүт  абый бүгенге тормышыннан бик канәгать. Саулыгы да әлегә аллага шөкер.  Җиргә нык басып йөри. Тормыштан ямь, тәм табып яши белә.  Мәчеткә йөри,  күңеленә якын булган көрәш ярышларын  калдырмый. 

–Безнең чорда  көрәшкә махсус әзерләнү дә юк иде инде ул. Соңгы елларда гына көрәш  профессиональ спорт дәрәҗәсенә күтәрелде бит. Нык, көчле булу өчен  аракы эчмәскә, тәмәке тартмаска кирәк иде. Иң мөһиме–хезмәт чыныгуы. Никадәр күп эшләсәң, шулкадәр көчле булырсың, дип әтиләр дә әйтә торган иде ,- ди Мәсгүт  абый.

Кече Чынлы авылында бүген дә көрәшчеләр даны дәвам иттерелә. Авыл мәдәният йортында яшьләр өчен махсус секция эшли. Бу төр спортны үстерүгә  “Цильна” хуҗалыгы җитәкчесе Барис Гафуров та зур көч куя. Мәсгүт абый үзе дә авылда  яшь көрәшчеләр шөгыльләнсен өчен уңай мөмкинлекләр тудыруда күп юлларны таптый. Келәмнәр булдыруда һәм башка көрәш кирәк-яраклары алып кайтуда  үзеннән зур өлеш кертә.

–Авылыбыз егетләренең бил алышуларын бик теләп күзәтәм. Талантлы, көчле яшьләребез бар, Аллага шөкер. Тренерлары, үзе дә оста көрәшче булган Радик Низамов җитәкчелегендә спортчыларыбызның уңышлары да шактый. Киләчәкләре тагын да өметле булыр, дип ышанам,-ди  шушы көннәрдә  гомер бәйрәмен билгеләп үтүче ветеран көрәшче Мәсгүт абый Хөснетдинов.


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International