Рәхмәт, Фәүзия!

2016 елның 1 декабре, пәнҗешәмбе

Кеше башкарган эшләре белән матур. Һәм эшләнгән яхшылык, үзеңне уйламыйча, башкаларның тормышын төшенеп, аларга ярдәм итүләр онытылмый. Үзең оныткан булсаң да, синең эшеңне дәвам итүчеләр искә төшерә, күтәреп ала.

Шланга авылында Фәүзия апа Нәүметова хөрмәтенә, авыл җирлеге башлыгы Альберт  Мөхәррәмов, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм башка шундый дәүләт оешмалары башлангычы белән оештырылган кичә дә шуңа бер дәлил.

Фәүзия апа Нәүметованы күпләр белә. Дистә еллар авыл Советын җитәкләгән, соңрак колхозда склад мөдире булып эшләгән, үз сүзендә тора белгән бу ханымны кем хөрмәт итмәс икән?! Миңа да эш башлаганда Җәүдәт Гафуров: “Бөтен җитәкче хатын-кызлар да Фәүзия кебек булсалар икән. Кирәк икән йодрыгы белән өстәлгә суга белә ул, гомумән, ирләр характеры аңарда”,-дигән иде. Юбилей кичәсендә Фәүзия апаның үткәнен, бүгенгесен искә алып сөйләүчеләр дә аның ирләрчә ныклыгын, авырлыклар алдында каушап калмавын ассызыкладылар.

–Сугыш чоры баласы мин,-ди Фәүзия Нәүметова. –Әтине сугышка алганнар, әни дә тернәкләнә алмыйча, үлеп киткән. Мин исә апам тәрбиясендә үскәнмен. Әтине хәбәрсез югалган дигәннәр, ә “Хәтер китабы”нда исем-фамилиясе, күмелгән җире язылган. Шул фактларның дөреслеген эзләп, гомеремдә бер дә күрә алмаган әтием каберенә бер уч туфрак илтеп салырмын дип, кайларга гына җитмәдем. Әмма “Җиңү яулап кайтачакбыз”, дип чыгып киткән әтием турында беркем бернинди мәгълүмат  бирә алмады.

Эшләвем, халык өчен хезмәтем табигатем шундый булганга, партия шулай кушканга дип уйлыйм. Без бит “партия” дип яшәдек. Идеология көчле иде, үзегез беләсез. Карарлар телгә алынып сөйләнми, аларны үтәргә генә кирәк иде.

–Шулай шул, Фәүзия апа,-дип искә ала Рифкать Мөхәммәтшин, –Мине мәдәният йорты мөдире итеп билгеләдең дә, эштән соң һәр көнне мотоциклыңа утыртып Кәкерле кирпеч заводына кирпеч сугарга илтә идең. Бревакытны коеп яңгыр ява, “бүген генә булса да  бармасак ярамасмы икән”, диюемә авыз да ачтырмадыгыз, “миннән түгел әмер, райкомнан дип”, мотоциклны этә-төртә булса да заводка, эшкә төшкән идек.  Ә сезнең белән эшләве бик җиңел иде үзе, мәдәният йорты гөрләп торды...

Фәүзия Нәүметова    җитәкчелек иткән чорда эшләве җиңел булганын бар да сөйли. Чөнки ул һәр эшнең башында үзе торган. Янәшәсендә Иршаты булган.

–Фәүзия апаның бәлки без, хатын-кызлар, өчен бик үк кулай булмаган ягы–аның ирләр турында начар сүз сөйләтмәведер,-ди Алсу ханым Якупова.  Гаиләдәге низагны, я булмаса азрак тарткалашуны сөйли башласаң, сүзне шундук икенче  якка бора  Фәүзия апа. Я булмаса, ирләрнең яхшы яклары турында сөйләргә тотына. Бер караганда бу да тәрбия чарасы шул инде. Аерылышулар саны юк, диярлек иде, ул елларда Шлангада.

Күңелеңдәге изгелектән чыгып башкарылган хезмәт югалмый ул–авыл башлыгыннан алып гади авыл кешесе дә “Рәхмәт, Фәүзия”,-ди әнә Фәүзия Нәүметовага. Шуннан да олы дәрәҗәнең булуы мөмкинме?! 


Резидә Җамалтдинова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International