Чүпрәленең “Фламинго” җәмгыяте кышкы чорга әзер

2016 елның 29 ноябре, сишәмбе

Кышкы чорда Иске Элмәле, Яңа һәм Иске Чүпрәле авылларындагы урамнарны кардан чистарту “Фламинго” җәмгыятенә йөкләнгән. Әлеге оешма хезмәтчәннәре белән очрашкач, алар бер авыздан: “без кышка 100 процент әзер”,- диделәр.

Үткән җәй безне мул яңгырлары белән сөендермәде. Явым- төшем күләме дә уртача еллык күрсәткеченнән шактый ким булды. Мондый җәйдән соң табигать нинди сюрприз күрсәтер? Халык сынамышларына караганда, миләш җимеше мул булса кыш салкын һәм карлы була икән. Моңа башка фаразлар да бар. Әйтик, чикләвекнең күп булуын да кышның мул карлы һәм артык та суык киләсенә юрыйлар. Ничек кенә булмасын, кыш безне үзенең зәмһәрир суыклары, йомшак ак карлары, җил- бураннары белән сөендерми калмас әле. Табигатьнең начар һава торышы юк диләр. Кыш әкренләп үз хокукына керә. Көннәр чагыштырмача җылы торса да, алда әле безне озын – озын кыш айлары көтә. –Һәр елдагыча кышкы чорга тулы әзерлек күрдек. Иске Чүпрәле авылы җирлегенә караган торак пунктларда, урамнарны кар көртләреннән чистартуда, җиде берәмлек техника эшләячәк. Безнең коллектив чистартырга тиешле урамнарның һәм юлларның гомуми озынлыгы гына да 70 километрга якын.

Шуның өстенә дүрт километр чамасы җәяүле тротуарлары да бар. “Т-150” һәм “МТЗ-1221” маркалы тракторлар базасында ике бульдозер, погрузчик, үзбушаткыч “КамАЗ” автомашинасы, амкадор, ком сиптергеч техникасы күптән әзерлек сызыгында. Фәрит Алиакберов, Фәнил Шәрәфетдинов, Рамил Сәлиҗанов, Илмас Хәйруллин, Анатолий Долгов һәм Фәнис Измайлов кебек уңган механизаторлар үз эшләрен ихлас күңелдән башкаралар,- ди җәмгыять җитәкчесе Альфред Низамов. Эшчеләрнең дә тынгысыз хезмәтләреннән канәгатьлек белдерә ул. Шушы оешмада озак еллар тырышып хезмәт куйган Зөлфия һәм Илһам Айнулловлар, Людмила Фадеева һәм Ирина Ягашкина шундыйлар икән. Кыш буе тротуарларны чистарту аларга йөкләнгән. “Фламинго” җәмгыятенә 150 тоннага якын ком- тоз катнашмасын да кайтарып куйганнар. Аны аяк асты бозлангач җәяүле юлларына һәм автотранспорт күп йөри торган урамнарга сибәчәкләр. Альфред Низамовның сүзләренә караганда, урамнарны кардан чистарту эшләре, нигездә, иртә таңнан, ягъни иртәнге дүрт сәгатьләрдә үк башлана икән. Кар күп яуган вакытларда алар ял көннәре белән дә санашмыйлар.

–Табигать капризларына без күнеккән инде. Ә менә кайбер машина йөртүчеләрне ничек тә аңлап булмый. Алар үз транспортларын кайда җитте шунда калдырып китәләр дә кар чистартуда эшләүче механизаторларыбызга зур комчаулык тудыралар. Бигрәк тә “Ак Барс”, саклык банклары, редакция һәм почта территорияләрендә шундый хәл,- ди Альфред Альбертович. Рәсемдә: кыш чынлап башланмаса да, фламинголылар эшкә кереште. 


Рәшит ФӘТХУЛЛОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International