Кече Чынлы авылы балалар бакчасында Әниләр көне үтте

2016 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Көннең яктылыгы-кояшта,күкнең матурлыгы-йолдызларда,җир йөзенең гүзәллеге-хатын-кызларда.Шул уңайдан 23нче ноябрь көнне “Кече Чынлы ”балалар бакчасы “Тамчылар”төркемендә “Әниләр көне ”үткәрелде.

Кадерле әниләребезгә алдан “Тылсымлы куллар”,”Тәмле тамак”,”Яшь модельерлар”,”Яшь талантлар”кебек конкурсларга катнашырга биремнәр бирелде.Бәйрәм “Сөләшүче куллар”исемле уен белән башланып китте.Әлеге уенның максаты әниләрне бәйрәмгә психологик яктан көйләү,кәефләрен күтәрү иде.Барлык әниләргә һәм балаларга аеруча “Яшь модельерлар”конкурсы ошады,чөки әниләребез төрле кәгазьләрдән ,чүп пакетларыннан,тукымадан,салфеткалардан үз куллары белән оригиналь киемнәр уйлап теккәннәр иде.Ә балалары ,яшь модельләр, киемнәрне музыка астында күрсәттеләр.

”Тылсымлы куллар”төркеме дә сынатмадылар,берсеннән-берсе вазага утыртылган бәйрәм чәчкәләрен:кәгазьдән ,крючок белән бәйләп,салфеткалардан ясаган иде.Менә дигән кул эше һәм бүләк!”Яшь талантлар ”үзләренең осталыклары белән таң калдырдылар:инглизчә шигырь,бию,Халиуллова Гөлназның “Әниемә”дигән җырын балалар да бер тында тыңладылар.Ә менә “Тәмле тамаклар ”үзләренең тәмле ризыкларына “Кырмыска оясы””Хан кызларының бармаклары”һәм печеньегә бишле балларын чәй өстәле янында алдылар.

Балалар үзләренең матур теләкләрен,назлы сүзләрен “Йөрәк”уены,”Рәхмәт әнием”җыры аша җиткерделәр.Ахырдан үз куллары белән ясалган бүләкләрен тапшырдылар,рәхәтләнеп ял иттеләр.Бәйрәм фотоларга төшеп,чәй өстәле янында тәмамланды.


Туктиева Р.С., Кече Чынлы балалар бакчасытәрбиячесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International