“Чүпрәле элеваторы” Алтын һәм Көмеш медальләргә лаек булды

2016 елның 11 ноябре, җомга

Мәскәү шәһәрендә IX Бөтенроссия он һәм ярмалар сыйфатын бәяләү конкурсына нәтиҗә ясалды.

 Конкурска 23 предприятиедән 130 төрле продукция үрнәге тәкъдим ителгән. Алар арасында “Чүпрәле элеваторы” җәмгыяте дә бар. Югары сортлы икмәк пешерү бодай онының югары сыйфаты өчен “Чүпрәле элеваторы” Алтын медальгә һәм I дәрәҗәдәге дипломга, шулай ук, 1 сортлы икмәк пешерү бодай онының югары сыйфаты өчен Көмеш медальгә һәм II дәрәҗәдәге Дипломга ия булды. “Чүпрәле элеваторы”  шул рәвешле, “Россиянең 100 алдынгы предприятисе” исемлегенә керде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International