Иске Кәкерле авылында “Кабак” бәйрәме узды

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

Иске Кәкерле халкы җәйге-көзге бакча эшләрен тәмамлагач, авыл мәдәният йортына җыелып көзге бал үткәрүне традициягә әверелдерде. Бакчасында үстергән яшелчәләрдән авыл уңганнары һәр елны күргәзмә әзерли.

Бу елны да көзнең матур бер көнендә шушы бәйрәмне зурлап үткәрергә булдылар искекәкерлеләр. Кичә авыл башлыгы, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Сәхаутдин Хөсәенов чыгышы белән башланып китте. Мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган концерт аралаш уеннар белән үрелеп барган тамаша бик күңелле һәм кызыклы үтте. Чарада “кармак”, утын кисү, кабак авырлыгын табу, сүзләрне истә калдыру, яшелчәләр санау, лотерея уеннары уйнатылды. Кечкенә төркем  “Ялкын” бию коллективының чыгышлары, Алсу Усманова һәм Рузилә Арсланова дуэты, Яңа Ишле авыл мәдәният йорты директоры Наил Арсланов, Татар Төкесеннән Тәлгать Аббазов, Чепкас-Илмәт авылы үзешчәннәренең моңлы тавышлары кичәгә ямь өстәде.

Ә кичәнең иң кызыклы өлеше исә “Кабак” конкурсы булды. Кабакның иң зурысы Рәзил Фәтхуллин һәм Айназ Айнетдиновларның бакчаларында үскән. Аларның кабаклары 40 килограмм авырлыкка кадәр җиткән иде. Ә 30 килограмм авырлыкка кадәр җиткән кабаклар Әлфия Миначева, Абдул Кәримов бакчаларында үскән.

Кичә ахырында конкурста катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды. 


Римма Җәлалова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International