Чүпрәле салым инспекциясендә “Ачык ишекләр” көне уза

2016 елның 10 ноябре, пәнҗешәмбе

18-19 ноябрьдә райондагы салым инспекциясендә ачык ишекләр көне үткәрелә. 

Инспекция хезмәткәрләре беренче көнне чүпрәлеләрне 08.00. дән 20.00. сәгатькә кадәр, икенче көнне  10.00. дән 15.00. сәгатькә кадәр кабул итәчәкләр. Ачык ишекләр көнендә физик затларның милегенә, транспортка салым тәртибе турында тулырак белергә, шулай ук салымнарны исәпләү тәртипләре,  түләү сроклары, теләүчеләр өчен Россия салым инспекциясе  интернет-сервисындагы «Салым түләүче физик затларның шәхси кабинеты”нда теркәлү узу, салым хезмәтенең сервисларыннан файдалану, ташламалар турында мәгълүмат алырга мөмкин булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International