4 ноябрь, җомга көнне, 1 номерлы Иске Чүпрәле урта, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе залларында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан “Бердәм Россия” сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе призларына волейбол буенча район турниры үткәрелә. Ярышларга авыл җирлекләре, гомуми белем бирү мәктәпләре, оешма һәм предприятие командалары чакырыла. Ярышлар иртәнге 9. 00 сәгатьтә башлана.