Чүпрәледә кыр эшләре төгәлләнеп килә

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

Туктаусыз бертоташ яуган көзге яңгырлар чөгендер, кукуруз һәм көнбагыш басуларында эшләүче механизаторлар күңеленә шик салган иде.

 Авыл кешесен Ходай да кызганды диярсең, октябрьдә урнашкан тыныч аяз көннәр һәр участокта эшне югары темпта оештырырга мөмкинлек бирде. Район буенча 3383 гектарда үстерелгән шикәр чөгендере, 2491 гектардагы көнбагыш һәм 3675 гектарда үстерелгән кукуруз басуларындагы эшләр тәмамланып килә. Татлы тамырларның һәр гектарыннан уртача 328 центнер уңыш чыга. “Цильна” җәмгыятендә ул- 434, “Бикчуров Р.” фермер хуҗалыгында- 405, “Низамов А.” һәм “Мәхмутов И.” хуҗалыкларында 400әр центнер чимал чыгардылар. Көнбагышның һәр гектарыннан уртача 17 центнерга якын уңыш алынды. Малларны кышлату өчен һәр башка уртача 28 центнердан артык азык берәмлеге әзерләнде һәм район республика буенча беренче унлыкка керде.          


Рәшит ФӘТХУЛЛОВ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International