Татарстанда Бала хокукларын яклау буенча вәкил чүпрәлеләрне кабул итә

2016 елның 27 октябре, пәнҗешәмбе

2016 елның 15 ноябрендә Татарстанда Бала хокукларын яклау буенча вәкил Гүзәл Удачина  һәм ТР буенча суд приставларының федераль хезмәте идарәсе Чүпрәледә кабул итүләр  оештыра.

Эш сәфәре барышында районда балаларның хокукларын яклау һәм мөһим мәсьәләләрне чишү, белем бирү, сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, район халкын социаль яклау идарәсендә булу карала.

Район халкын кабул итү исә район Башкарма комитеты бинасында (Иске Чүпрәле авылы, Үзәк урам, 13) узачак. Алдан язылу өчен телефоннар: 2-26-74,2-30-96.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International