Яңа Кәкерледә тирәкләр утыртылды

2016 елның 21 октябре, җомга

Кеше үзенең гамәлләре белән матур. Моңа күптәннән инандык инде. Ләкин үзебез генә ышанып калмыйча, балаларыбызны да шуны аңларлык итеп тәрбияләргә тиешбез. Ә иң кулай тәрбия- үрнәк күрсәтү.

Авылыбызны тагын да яшелләндерү максатыннан, мәктәп коллективы, мәдәният хезмәткәрләре һәм укучылар куак утыртып,үзләренең изге гамәлләрен кылдылар. Алар авылга керә торган юл буена мәктәптә үстерелгән тирәкләрне утырттылар. Минемчә, табигатебезгә карата изге эш башкарылды.

Үз куллары белән утырткан куакларны сындырырга беркемнең дә кулы бармас,утырткан тирәкләр назлы гына тирбәлеп үсәрләр дигән өметтә калабыз. Яшеллектә мәңге яшәсен туган авылыбыз – Яңа Кәкерле.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International