Чүпрәлеләр дә татарча диктант язырга мөмкин

2016 елның 21 октябре, җомга

29 октябрьдә сәг. 11:00 дә республикада «Татарча диктант» акциясе узачак.

Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнүгә омтылу, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыру.

Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып, татар телен белү дәрәҗәсен сынап карый ала. Теркәлү http://diktant.tatar/  сылтамасы аша.

«Татарча диктант» Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, шулай ук Павлодар (Казахстан) белән Бишкәк (Кыргызстан) шәһәрләрендә оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International