Казанда яшәүче 62 яшьлек пенсионер телефон мошенниклары корбаны булган. Ир-ат аларга 800 мең сум акча күчергән, дип хәбәр итә Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Ир-ат сүзләренчә, ул банк картасы эшчәнлеге туктатылган дигән смс алган, карта яңадан эшли башласын өчен тексттагы номерга шалтыратырга кушылган. Ир-ат шалтыраткан, мошеннникларның инструкциясе буенча бөтен акчасын билгесез счетларга күчергән.
Хәзер «Вишневский» полиция бүлегендә "Зур күләмдә кылынган мошенниклык" маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»)