Район мәдәният бүлеге яшьләрдә туган як табигатенә, паркларга сакчыл караш, мәхәббәт тәрбияләү максатыннан 30 сентябрьдән 30 ноябрьгә кадәр фотоконкурс игълан итә.
Конкурсның “Мин ничек җәйне үткәрдем” темасының номинацияләре: “Иң кызыклы фото”, “Мин һәм табигать”, “Мин һәм бакча”. “Алтын көз” темасының номинацияләре: “Туган якның матурлыгы”, “Күренекле урыннар”, “Минем көзге ялым” буенча узачак.
Конкурста катнашу өчен фотоларны “В Контакте” социаль челтәрендәге “Чүпрәле районы мәдәният бүлеге” төркемендә (https://vk.com/club4817633) #ЛетоДрожжаное, #ОсеньДрожжаное язулары белән фотоальбомнарга урнаштырырга кирәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә.