Татар Бизнәсе авылының үзенә генә хас матурлыгы, үзенчәлекле табигате бар. Биредә бердәм һәм тырыш халык яши. “Күмәк эш тау күчерә” дигән гыйбарә нәкъ шушы бизнәлеләр хакында әйтелгән диярсең.
Кырда, фермада җиң сызганып эшләргә күнеккән әлеге авыл эшчәннәре хезмәт фронтында гына түгел, туган авылларын тагын ямьләндерү, табигатен сафландыру өчен дә даими кайгыртучанлык күрәләр. Татар Бизнәсенең заманча яшәүгә омтылышы соңгы елларда бигрәк тә нык сизелә. Авылның кайбер урамнары асфальт белән капланды, якын киләчәктә өйләргә чишмә суы да килер. “Ходайга мең шөкер, тормышыбыз яхшыра бара, исәнлек кенә булсын”,- диләр урам буйлап яңа гына утыртылган чыршы куаклары тирәсенә рәшәткә бастыручы бер төркем ир- егетләр. Якташлары, Казан хастаханәләренең берсендә баш табиб булып эшләүче Рөстәм Бакиров авылны яшелләндерү турында сүз кузгаткач, бизнәлеләр шунда ук әлеге башлангычны яклап чыгалар. Республиканың Урман хуҗалыгы министрлыгы аша эшне хәл итеп, районга Саба, Арча, Балтач һәм Буа питомникларыннан мең төпкә якын 15 төрле куак кайтарыла. Шушы көннәрдә тагын 500 төп чамасы кайтып җитәргә тиеш.
Бу эштә Рөстәм Сәйфулловичка ярдәм итүче якташыбыз, Татар Бизнәсе авылы егете Фәнис Айсин белән телефон аша элемтәгә дә чыктык. “Бүген министрлыкка керәм, үтенечебезне уңай хәл итәргә вәгъдә иттеләр, авылыбызның һәр урамында да матур гына куаклар үсеп китсә экологиябез дә, сулар һавабыз да чистарыр иде,”- ди Фәнис Рәшитович. Ул үзе дә Казан шәһәрендә яши, эшмәкәрлек эшен җәелдергән. Авыл зираты территориясен төзекләндерү өчен ун мең сум акчалата ярдәм иткән. Татар Бизнәсе халкы үз мөмкинлекләреннән чыгып авыл төзелеше өчен ярдәм кулы сузган барлык иганәчеләргә, бигрәк тә Фәрит Мөдәрисовка ихластан рәхмәт әйтәләр. “Яшел өмә” гә килгәндә, анда авылның яше- карты, мәктәп укучылары, бөтенесе- кем нәрсә эшли ала барысы да үз өлешен кертергә тырыша. “Һәркем үз куагын үстереп, киләсе буынга үзеннән бүләк калдырырга тели”,- ди элеккеге укытучы, пенсионер Рәшит Айсин.