Миңзәки Шәрияздан улы Мортазин. Әлеге исем күпләргә таныш. Бу исем иясен үзләре күреп танымаганнар, Фамилиясен булса да хәтерлидер. Әйе, Чүпрәле районының иң әһәмиятле булган оешмаларының берсе – “Сельхозтехника” җитәкчесе булып эшләгән кеше ул Миңзәки Мортазин. Халык аны Зәки дип кенә йөртә иде.
Чирмешән якларыннан партия кушуы буенча Чүпрәле “Сельхозтехника”сына җитәкче булып җибәрелгән Зәки Мортазин безнең якларда 20 елга якын яшәгән. Һәм 1936 ел ахырында оешкан МТСның (соңрак “Сельхозтехника” ) 14 җитәкчесе арасында иң озак рәислек иткән җитәкче дә ул.
Миңзәки ага безнең районга 1968 елда килә. Оешманың да үсүе, ныгуы нәкъ менә ул җитәкчелек иткән чорда күзәтелә.
Мөнир Насретдинов, күршесе һәм дусты ул елларны хәтерендә яңартып:
-Гөрләп эшләп торды “Сельхозтехника”,-ди. Нинди генә станоклар кайтмады! Кемнәр генә килеп эшкә урнашмады. Күпләр тормышының юл башы булды оешма. Зәки Шәриязданович та һәркемне тыңлый, аңлый белә торган кеше иде. Яп-яшь гаилә иделәр әле алар безнең районга аяк басканда...
1963 елда Казан авыл хуҗалыгы институтының инженер-механиклар әзерли торган факультетын тәмамлап, Саба районында бераз эшләп алган ир-егет ел ярымнан үз ягына баш инженер буларак кайта. Ә 1968 елдан алып 1986 елның апреленә кадәр булган гомер еллары аны безнең яклар белән бәйли. Тормыш иптәшен дә хәтерләүчеләр бардыр. Роза ханым редакциядә хатлар бүлеген җитәкли иде. Алар бер-бересен бик тулыландырып торучы пар иде дип искә алалар танышлары.
1975-1980 елларны исебезгә төшерсәк, “Сельхозтехника”га килеп урнашканда торак белән тәэмин ителү мөмкинлеген, уч тутырып акча алып булганны, трактор, машина гөрелтесе тынып тормаган территорияне, әледән-әле калкып чыккан ремонт ясау деполарын, колхозлардан тракторларны ремонтка китерүләрне һәм аларны ремонтлап йөрүләр дә күпләрнең хәтерендә яңарыр.
Ике балалар бакчасы, 150ләп фатир, яңа контора, ашлык комбайннары ремонтлау депосы төзелү дә – шушы шанлы елларда башкарылган эшләр. Оешмада эшләүчеләр саны гына да 400дән артып китә, бервакыт.
Бу еллар тиктомалдан гына искә төшмәде. Юбилее уңаеннан, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче Миңзәки Мортазин янында делегация булып кайтты бу көннәрдә. Күңелле гәп арасында безнекеләр Миңзәки агага район башлыгы Александр Шадриковның да рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Бүләкләр тапшырдылар. Хәл-әхвәлен белештеләр. Әйтүләренә караганда, Зәки ага да безнең район кешеләрен сагына, сорашып тора икән һәм аны белүчеләргә сәламнәрен дә юллаган.
Элек-электән әйткәннәр, тырыш хезмәт югалмый, дип. Мин дә ышанам шуңа. Китап битләренә алтын хәрефләр белән язылмаска да мөмкин синең хезмәтең. Ә кеше күңеле хәтерли, онытмый...
Резидә Җамалтдинова