"Ел хәйриячесе" республика конкурсына гаризалар кабул ителә башлады

2016 елның 30 сентябре, җомга

Ел дәвамында хәйрия ярдәме күрсәткән һәр татарстанлы үз кандидатурасын тәкъдим итә ала.
(Казан, 30 сентябрь, «Татар-информ»). "Ел хәйриячесе" республика конкурсына заявкалар кабул ителә башлады. Бу хакта Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ел дәвамында республика террриториясендә хәйрия ярдәме күрсәткән яисә икътисад, экология, мәгариф, мәдәният, дин һәм башка социаль әһәмиятле пробелмаларны хәл итәргә ярдәм иткән Татарстанда яшәүче һәркем яки юридик зат конкурска үз кандидатурасын тәкъдим итә ала.

Гаризалар 1 декабрьгә кадәр кабул ителә дип искәртә конкурсны оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International