2016 елның 7 октябреннән районның барлык мәчетләрендә ислам дине нигезләрен укыту буенча курслар эшли башлаячак
. Шушы көнне җомгадан соң, яңа эшли башлаган “Җәмигъ” үзәк мәчете каршында да укулар тантаналы төстә башланып китәчәк. Ислам нигезләрен уку дәресләре ир-егетләр өчен һәр җомга намазыннан соң, хатын-кызлар өчен һәр шимбә 14.00 сәгатьтә, балалар өчен якшәмбе-ял көннәрендә 10.00 сәгатьтә оештырыла. Дәресләр Татарстан мөселманнары Диния Нәзарәте төзегән укыту программасы нигезендә алып барылачак.