Быелгы көз әллә ничек килде. Эссе һәм коры җәйдән соң кисәк кенә суытып җибәрде дә, август ахырларында ук һава температурасы чып- чын көзне хәтерләтте. Олылар да, мәктәп балалары да урамга чыкканда өс- башына җылырак кием киенде.
-Көнннең салкынча торуын исәпкә алып, башкарма комитет карар кабул итте һәм быелгы ягу сезонын 15 сентябрьдә үк башладык. Беренче чиратта үзәк хастаханә, балалар бакчасы, уку учреждениеләре һәм социаль хезмәт күрсәтү объектларына җылылык бирдек,- дип башлады сүзен “Прогресс” муниципаль унитар предприятиесе җитәкчесе Евгений Иванцов. Әлеге оешмага, нигездә, көз һәм кыш айларында биналар җылыту кебек үтә дә җаваплы хезмәт йөкләнгән. Райондагы 55 җылыту казаннарының 43-е әлеге предприятие карамагында. Шуларның 21-е мәктәп һәм балалар бакчалары биналарын җылыта. Убидагы балалар йорты, күптармаклы технологияләр техникум, район үзәгендәге һәм Иске Шәйморза авылындагы хастаханә биналарын җылылык белән тәэмин итү дә әлеге “Прогресс”ка йөкләнгән. Алдагы кышның ничек буласын әйтүе кыен, җәй белән чагыштырганда аның аномаль суык булуы турында фаразлар да ишетелгәли. Әмма ни генә әйтсәк тә, кышның һәрчак үз хакыйкате бар, шуңа күрә “дары”ны коры тоту артык булмас. Прогресслылар үткән елгы ягу сезоны тәмамлану белән үк җылыту челтәрләрен төзекләндерүгә керешкән.Кайбер объектларда казаннар, төтен торбалары, түшәмнәр, сигнализаторлар, счетчиклар һ.б төзекләндерелгән. Алты остадан торган бригада барлык эшләрне җиренә җиткереп башкарган. Җәй ахырында ягу сезонына әзерлекне тикшерү комиссиясе дә объектларга яхшы билге куйган. –Кышкы суыклар куркытмас, без һәр елны “аномаль кышка” әзерләнгәндәй тырышлык куябыз. Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта да җылыту челтәрен тиешле дәрәҗәдә эшләтү өчен бөтен мөмкинлегебез бар. Запаста дүрт яңа казан, насослар һәм электр тогы бирү өчен генератор тотабыз. Операторлар белән проблема юк, барысы да махсус имтихан биреп аттестация узды. Биналарда җылы булсын өчен без барысын да эшлибез, шул ук вакытта әлеге объектлар өчен җаваплы кешеләр кышлыгын ишек- тәрәзәләрдән суык кермәсен өчен җылыту чарасын да күрсеннәр иде,- ди Евгений Николаевич.
Елена Нуртдинова, район үзәгендәге “Кояшкай” исемле 1 номерлы балалар бакчасы мөдире: - бинабыз бик җылы, идәннәребездә ялан тәпи йөрерлек, кышкы зәмһәрир суыкларда да җылылык төшми, “Прогресс” җитәкчелеге шалтыратып хәлне белешеп тора, без бик канәгать, рәхмәт үзләренә. Операторыбыз Тәлгать Алтынбаев та эшендә зур җаваплылык тоя.
Рәшит ФӘТХУЛЛОВ