Илдар Гыйльметдинов Дәүләт Думасында милләтләр эшләре буенча комитетны җитәкләргә мөмкин

2016 елның 28 сентябре, чәршәмбе

Бүген, Дәүләт Думасының беренче утырышына бер атна кала, Генераль совет президиумы бердәмроссиялеләр билиячәк 26 комитетның 13е рәисе вазифаларына кандидатураларын тәкъдим итәргә тиеш.  җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына сайланган депутат Илдар Гыйльметдиновка Милләтләр эшләре буенча комитетны җитәкләргә тәкъдим ителәчәк, дип яза «Коммерсантъ» партиядәге чыганакка сылтама белән.

Элегрәк Гыйльметдинов яңа чакырылыш парламенты комитетларында Татарстаннан депутатларның "әйдәп баручы рольләр"гә өметләнүен белдергән иде.

Искәртеп үтик: 18 сентябрьдә Россиядә җиденче чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлаулары узды. Парламентта Татарстан депутатларына бирелгән 16 урынны да бердәмроссиялеләр билиячәк. Мәскәү бермандатлы округында Гыйльметдинов 74,7 процент тавыш җыйган иде.

(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ»).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International