Татарстанда республика программалары буенча авыл хуҗалыгы җитештерүе объектларын капиталь ремонтлау һәм төзү дәвам итә.
Хуҗалыкларда быел 294 сыер абзары төзекләндереләчәк, 2016 елның 22 сентябренә объектларда эш 84,8%ка үтәлгән.
Шулай ук 30 яшелчәсаклагычка капиталь ремонт ясала (эш 91,3%ка үтәлгән) һәм 107 машина-трактор паркы төзекләндерелә (88,9% башкарылган). Тагын 129 силос-сенаж траншеясы төзелеп бетү дәрәҗәсендә(94,3%).