Татарстан Республикасы Премьер-министрының урынбасары-мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттаховның Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре көне уңаеннан котлау сүзе

2016 елның 27 сентябре, сишәмбе

өрмәтле Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләре!

 

Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан чын күңелдән әйтелгән җылы котлауларны кабул итеп алыгыз!

Кеше гомере балалар бакчасыннан башлана, ул монда яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашырга өйрәнә, төрле яклап үсә. Баланың нинди булып үсеп җитүе, күп вакыт сезнең белем, тәҗрибә, мәхәббәт һәм сабырлактан тора.

Баланы балалар бакчасына биргәндә, ата-ана анда баласына рәхәт, уңайлы булуына ышанырга тиеш. Шуның өчен дә бакчаларда балаларны яратучы, алар белән уртак тел таба белүче, аларны кызысындырып, сәләтләрен ача һәм үстерә белүчеләр эшләргә тиеш.

Республикабызда балалар бакчаларында көн саен безнең балаларга мәхәббәт бирүче, алар турында кайгыртучы 22 меңнән артык тәрбияче һәм 30 меңнән артык хезмәт күрсәтүче эшли.

Сезгә һөнәри осталыгыз, рухи юмартлыгыз һәм сайлаган хезмәтегезгә тугры булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм.

Сезгә һәрвакыт уңыш юлдаш булсын, ә иҗади идеяләрегез тормышка ашсын!

Ныклы сәламәтлек, бәхет, күңел күтәренкелеге һәм һәр башлангычларыгызда уңышлар телим!

 

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – 

Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры                               Э.Н. Фәттахов

 

http://mon.tatarstan.ru/tat/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International