Россия Федерациясе Мәгариф һәм фән министрлыгында "Һөнәри бәйрәм - Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре көнен билгеләү турында" боерык басылды. Илебездәге балалар бакчасында эшләүчеләрне хөрмәтләү көне итеп 27нче сентябрь сайланды.
Нәкъ шушы көнне, 1863нче елда Санк-Петербургта беренче балалар бакчасы ачылган. 27нче сентябрь тәрбиячеләрнең һөнәри бәйрәм көне итеп инде 2003нче елны ук сайланган иде. Ул вакытта Нева елгасындагы шәһәрдә беренче тапкыр Тәрбиячеләр көнен билгеләп үттеләр .
2004нче елда гомумроссия педагогик басмалар инициативасы буенча Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары хезмәткәрләре көне барлыкка килде. Ә хәзер, Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәмендә бәйрәм рәсми статус алды.
Татарстан республикасында мәктәпкәчә белем бирү өлкәсендә 52 меңнән артык кеше, шул исәптән 22 мең тәрбияче хезмәт итә. 211 меңнән артык бала балалар бакчасына йөри, һәм бу сан елдан-ел артып бара. Узган ел агымында гына да мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында 12 мең яңа урын булдырылды.