РФ Мәгариф һәм фән министры Ольга массакүләм-мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлектә булырга һәм мәгариф өлкәсендәге уңышлар белән уртаклашырга чакырды, дип хәбәр итә РИА “Новости”.
"Мин сездән бик сорыйм, үзегезнең массакүләм-мәгълүмат чараларына гамәлдә ни барын сөйләгез. Миңа да сөйләгез, мин инде аннан мәгариф өлкәсендәге уңышлар, анда ниләр эшләнүен тагын җиткерермен”, -диде Васильева төбәк министрлары белән узган Бөтенроссия киңәшмәсендә.
Ул массакүләм-мәгълүмат чараларында негативның бик тиз таралуын, ә уңышлар турында белсеннәр өчен күп тапкыр сөйләргә кирәклеген белдерде.
(Казан, 27 сентябрь, «Татар-информ»).