Агымдагы елның сигез ае мәгълүматларына караганда, район территориясендә 96 юл- транспорт һәлакәте теркәлде
Үткән ел 102 иде. Тизлек режимын үтәмәү, хәрәкәт вакытында дистанцияне һәм ян- яктагы интервалны сакламау, үтеп китү өчен өстенлекле хокукы булган автомобильгә юл бирмәү әлеге һәлакәтләрнең күпчелеген тәшкил итә. Юл һәлакәтләренең сигез очрагында ике кеше үлде һәм алтысы төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алды. Исерек килеш җигүле атны идарә итүче гаебе белән бер кеше зыян күрде. Сигез айда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларга 4033 бөркетмә төзелде. Бу үткән елның шул ук чоры белән чагыштырган 305 очракка артыграк. 41 машина йөртүче исерек килеш тоткарланды, 26 кеше таныклыгы булмаган килеш автотранспортны идарә итте, иминлек каешын эләктермәгән өчен 539 кеше штраф түләде, 26 җәяүлегә дә кагыйдә бозганы өчен җавап бирергә туры килде.
Айрат Хуҗиев, автоинспекциянең пропаганда буенча инспекторы.