Апас хәрби комиссары Татарстан хәрби комиссариатының 96 еллыгына VI районара ярыш үткәрде

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

Апас хәрби комиссары Илшат Паймурзин алтынчы районара ярыш уздырды. Россия мөстәкыйльлеге өчен, дөнья илләре ихтирам иткән көчле держава булуы өчен сау-сәламәт, нык ихтыярлы, чыныккан ил сакчылары кирәк, ди ул. 

“Бездән соң килүче буынның нинди булуы безгә бик бәйле. Үземнең һәм район хәрби комиссариаты призларына 5 ел рәттән мини-футбол һәм хоккей буеча районара ярышлар үткәрә алуым белән чиксез горурланам һәм теләктәшләремә, хезмәттәшләремә рәхмәт белдерәм”, - диде подполковник Паймурзин Апаста “Алтын Алка” Боз Сарае янәшәсендәге ачык спорт мәйданчыгында чираттагы ярышны ачу тантанасында. Ул үзе дә спорт җанлы шәхес, район ветераннар хоккей командасы составында егермеләп матчта катнашып, 4 тапкыр призлы урыннар яулады.

Бу ярышка Апас, Буа, Тәтеш, Чүпрәле, Кама Тамагы, Кайбыч районнарының мини-футбол буенча җыелма командалары килде. Яшүсмерләр Татарстан хәрби комиссариаты оештырылуның 96 еллыгына багышланган мини-футбол ачык районара турнир оештырган Апас хәрби комиссары Илшат Паймурзинга, Апас балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе җитәкчелеге һәм тренерларга киләчәктә дә бу ярышларга бик теләп киләчәкләрен белдерделәр.

 


МА "Татар-Информ"

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International