Томан вакытында күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак тәшкил итәчәк.

2016 елның 26 сентябре, дүшәмбе

  Татарстан синоптиклары метеорологик күренешләр көчәюе турында кисәтә.

Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итүенчә, 27 сентябрьдә төнлә һәм иртән республика буенча урыны белән томан булачак, күз күреме 500 метр һәм аннан да азрак тәшкил итәчәк.

Кисәтү 26 сентябрьдә 23.00 сәгатьтән 27 сентябрьгә 9.00 сәгатькә кадәр гамәлдә булачак.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International