Путин салымнарны 2019 елга кадәр күтәрмәскә карар кылган

2016 елның 23 сентябре, җомга

Россия Президенты Владимир Путин салымнарны 2019 елга кадәр күтәрмәскә карар кылган. Президент киңәшмәсендә шундый карар кабул ителгән, дип яза “Ведомости” газетасы федераль түрәләргә сылтама белән.

Бүген Россия финанслар министры Антон Силуанов Мәскәү финанс форумында Россиядә салым системасы 2017-2019 елларда үзгәреш кичермәячәген белдергән.

 (Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International