Әти-әниебезнең бергә гомер итүләренә 50 ел тула. Матур, тигез тормышта алар игезәк балалар үстереп, намуслы хезмәт иттеләр, лаеклы ялга чыктылар. Аларның тормыш юллары турында язып үтәсебез килә.
Әтиебез Наил Азизов 1940 елның 25 январенда Буденный районы, Касмау (поселок Космовский) авылында дөньяга аваз сала. Шунда башлангыч белем алып, колхоз эшләренә йөреп, хезмәт чыныгуы ала. Әтиебез сөйләгәннәрдән, ул елларда барысы да кул хезмәте белән башкарылганлыгын беләбез. Белем алуын күрше авылда дәвам итә. Иске Шәйморза мәктәбендә урта белем ала. Яшьләрне авылда калдыру сәясәте көчле була. Әти армиядән соң, авылга кайта. Иске Шәйморзада сельпо рәисенең беренче ярдәмчесе булып эшли. Тик кыскартылулар нәтиҗәсендә Ульяновск өлкәсенә күченә. Анда гади шофер хезмәтеннән башлап, автоколонна начальнигы, бүлек җитәкчесенә кадәр күтәрелә.
Әтиебезнең үз эшен намуслы башкаруы безнең өчен үрнәк. Эшләү дәверендә күп кенә Грамоталар белән бүләкләнә, Автотранспортның атказанган хезмәткәре, коммунистик хезмәт ударнигы исемнәренә лаек була. Бүгенге көндә ул хезмәт ветераны исемен лаеклы йөртә.
Әтиебез лаеклы ялга чыккач та тик тормый. 1989 елда аны эчке эшләр бүлегенә штаттан тыш инспектор вазифасына чакыралар. Бик теләп риза була. 2013 елга кадәр шунда эшли. Әлеге хезмәтендә дә ул мактау сүзләренә, Рәхмәт Хатларына, исемле бүләкләр алуга ирешә.
Әниебез Мөнирә Әлаутдин кызы 1938 елның 27 февралендә Иске Чокалы авылында аваз салган. Аның әтисе, бабабыз сугышка китә. Тиздән өч кечкенә баласын кочаклап калган әбиебезгә аның билгесез югалуы турында хәбәр килә. Шулай итеп, әниебез ятимлектә үсә. Ирсез тормыш бик авыр уза. Ул Ульяновск өлкәсенә китеп, тимер юл оешмасына эшкә урнаша. Тырышып хезмәт иткән авыл кызы гади эшчедән башлап, бригадир дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Әти белән бергә тормыш юллары кушылгач, әниебез сатучылык эшенә керешә.
Әти белән әни бүген дә тик тормыйлар. Туган яклары, туган туфраклары өчен янып-көеп йөриләр. Касмау авылының тарихын барлауда, аның исән калган зиратын төзекләндерүдә әтиебез зур эшләр башкара. Әлбәттә, гаиләбез белән әлеге эштән без дә читтә калмыйбыз. Шулай ук, мәрхәмәтле башка кешеләрнең дә ярдәмнәре шактый булды. Бүгенге көндә авыл тарихы турында китап та дөнья күрде, зират та матурайды. “Үткәнен белмәгәннең–киләчәге юк”, дип әйтергә ярата әтиебез. Әлеге изге гамәлләре бүген дә дәвам итә. Бәйрәмнәр саен зиратны чистарту эшләре башкарыла.
Әти-әниебезнең шундый олы күңелле булулары безнең өчен зур байлык.
Нәзир Азизов