Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итте

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехов Татарстан Республикасы Дәүләт Советының егерменче утырышы кысаларында  республиканың эчке һәм тышкы хәле турындагы еллык юллама белән мөрәҗәгать итте.  

Чара Салих Сәйдәш исемендәге ЗДКЗда (Казан) узды.

Утырышны Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ачты. Ул хәбәр иткәнчә, чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе Федераль Җыены Федерация Советы әгъзалары һәм Дәүләт Думасы депутатлары, Татарстан Республикасының чит илләрдәге һәм Россия төбәкләрендәге даими вәкилләре, Татарстан Республикасы Хисап палатасы рәисе, муниципаль берәмлекләр башлыклары, сәнәгать предприятиеләр, банклар, югары уку йортлары вәкилләре, иҗат интеллигенциясе, җәмәгать оешмалары вәкилләре һәм башкалар катнаша.  

Телевидение һәм радио аша туры трансляция оештырылган. Интернет челтәре кулланучылары өчен ТР Дәүләт Советының рәсми сайтында һәм ТР Хөкүмәте порталында туры трансляция оештырылган.

"Яңа технологияләрне күпләп куллану, яңа профессияләр һәм белгечлекләр барлыкка килү мәгариф системасын, аеруча һөнәри белем бирү системасын вакытында камилләштерү таләбен куя. Барлык мәгариф программалары да икътисад ихтыяҗларын исәпкә алып төзелергә тиеш. Эш бирүчеләр, кемнәндер көтеп тормыйча, аларны булдыруда активрак катнашырга тиеш.

Мәгариф оешмасы һәм предприятиесе катнашында квалификацияле кадрлар әзерләү бурычларын хәл итүдә төзелүче ресурс үзәкләре челтәре ярдәмгә килә. Быелга республикада мондый егерме үзәк төзелгән, якын арада аларның санын утызга җиткерергә ниятлибез.

Конкурентлыкка сәләтлелекне мәгариф эшчәнлегенә дөнья стандартларын кертү өлешендә методикага нигезләнгән һәм системалы эш алып бару тәэмин итәчәк. Болар барысы да WorldSkills хәрәкәтенә дә кагыла, монда без Россия субъектлары арасында алдынгылар сафында булуыбызга да карамастан, дөньякүләм югарылыкка күтәрелә алганыбыз юк.

Моннан тыш, остазлык институтын үстерүгә игътибар итәргә кирәк.

Эшче һәм инженер профессияләрен популярлаштыруга юнәлтелгән эшебезне дәвам итәчәкбез. Инде уңай үзгәрешләр дә күзәтелә. Абитуриентларның техник һәм инженерлык әзерлеге алу юнәлешләре белән кызыксынуы арта. Әйтик, соңгы 5 ел эчендә әлеге белгечлекләр буенча республика югары уку йортларына кабул ителүчеләрнең саны 14 процентка артты.

Технологияләр үсеше трендлары безгә барлык өлкәләрдә профильле компетенцияләр белән бер үк вакытта IT-компетенцияләргә ия булган белгечләр әзерләү ихтыяҗын куя. Киләчәктә нәкъ менә шундый белгечләр кирәк булачак.

Киң колачлы проектларны гамәлгә ашыру республика Хөкүмәте, предприятиеләребез һәм әйдәп баручы югары уку йортлары ярдәме белән махсуслаштырылган үзәкләр төзүне таләп итә. Болар: машина төзү буенча – Чаллыда КФУ һәм КАМАЗ катнашуы белән; нефть химиясе буенча – Түбән Камада Технология университеты, нефть химиясе һәм нефть эшкәртү предприятиеләре катнашуы белән; нефть һәм газ чыгару буенча – КФУ һәм Татнефть компаниясе базасында Югары нефть мәктәбе ачып, Әлмәттә.

Әлеге үзәкләр белгечләрне производствога якынайтып әзерләү мөмкинлеге бирәчәк һәм яшьләрнең җирлекләрдә калуына ярдәм итәчәк. Гомуми белем бирү сыйфатына аерым тукталып китәргә телим. Олимпиадаларда катнашучы белем дәрәҗәсе бик югары булган укучылар әзерләүдә уңышларыбыз байтак. Бу казанышлар – укучыларның, укытучыларның һәм ата-аналарның тырыш хезмәте нәтиҗәсе.

Барлык мәктәпләребездәге укучыларыбызга сыйфатлы белем бирүдә гомуми бер дәрәҗәгә ирешергә, гамәлдәге педагогикада иң уңай яңалыкларны кертергә, уку процессын иҗади алымнарга нигезләнеп оештырырга кирәк.

Мәгариф оешмаларының республика рейтингында көчле һәм белем дәрәҗәсе күрсәткечләре түбән булган мәктәпләр арасында аерманы киметү гаять мөһим. Мисал өчен, районнар арасында БДИның уртача баллары аермасы математика буенча 20 балл тәшкил итә, югары балл алучылар өлеше 21 процент пунктка аерыла. Нәтиҗәләрнең мондый аерымлыгын бетерергә кирәк.

Бөгелмә, Чаллы, Казан мәктәпләре хәзер беренче өч урынны алып тора. Алексеевск, Спас һәм Питрәч районнары – исемлекнең иң ахырында. Сүз дә юк, белем бирү дәрәҗәсенең югары булуы көчле укытучылардан тора.

Тырыш хезмәтләре нәтиҗәсендә хаклы рәвештә Татарстанның халык укытучысы дигән исемне алган педагогларыбыз бар. Болар: Бөгелмәнең 2 нче лицее директоры Иванов Геннадий Александрович, КФУның IT-лицее информатика укытучысы Михайлин Сергей Иванович, Казанның икенче татар гимназиясе директоры Хәмидуллина Камәрия Зиннур кызы.

Алар яшь укытучылар өчен югары һөнәри осталыкка ирешү юлында үрнәк булып торалар.

Татарстан өчен телләр өлкәсендәге сәясәт аеруча әһәмияткә ия.

Рус телен укытуны камилләштерүгә моңа кадәр дә җитди игътибар бирә идек, киләчәктә дә шулай дәвам итәчәкбез. Республика укучылары әлеге фән буенча БДИдан тотрыклы рәвештә яхшы нәтиҗәләр күрсәтә (ТР-73, РФ-70).

Моннан тыш, заман безнең алда чит телләр, иң беренче нәүбәттә, инглиз телен үзләштерү дәрәҗәсен яхшырту бурычын куя.

Шул ук вакытта, милли мәгариф безнең бәхәссез өстенлекләребезнең берсе булып тора. Быел 2030 елга кадәр Милли мәгарифне үстерү концепциясе кабул ителде. Мәгариф министрлыгыннан әлеге Концепцияне гамәлгә ашыру буенча «юл картасы»н эшләү һәм раслау таләп ителә. Без Татарстан алар өчен туган йортка әйләнгән барлык халыклар телләрен саклау һәм үстерү юнәлешендә эшләргә тиешбез.

Тел – милләтнең төп билгесе. Туган телне саклау һәм аны үстерү – безнең уртак бурыч. Татар телен укыту һәм укытучылар әзерләү дәрәҗәсен күтәрергә кирәк. Татар теле дәресләре балалар өчен кызыклы булуы мөһим.

Республикада талантлар белән эшләүгә җитди игътибар бирелә, программалар – талантлар белән идарә итү стратегиясе, «Алгарыш», махсус стипендияләр нигезендә ярдәм күрсәтү чаралары гамәлгә ашырыла, «Созвездие-Йолдызлык», «Студент язы», «Сәләт» кебек төрле форумнар һәм фестивальләр, «Кадрлар резервы», «Президент академиясенең җәйге кампусы» һәм башка шундый проектлар оештырыла, яшьләрнең инновацияле иҗат үзәкләре төзелде.

Яшь сәләт ияләренә «Кванториум» балалар технопаркы мәйданчыгы бик ошый. Ул Чаллыда КАМАЗ ярдәме белән IT-парк базасында эшли.

Быелның ахырына кадәр тагын Түбән Камада һәм Әлмәттә шундый мәйданчыклар ачылачак. Балалар технопарклары яшь буын өчен республикада ихтыяҗ туган яңа профессияләр нигезләрен үзләштерү үзәкләренә әверелергә тиеш.

Гомумән алганда, балаларның иҗади сәләтләре белән беррәттән, гамәли характердагы талантларын да ачу – мәктәпләр һәм өстәмә белем бирү учреждениеләренең беренче чиратта хәл ителергә тиешле бурычы.

Һәр бала – талант иясе. Иң мөһиме – яшь татарстанлыларның мөмкинлекләрен үз вакытында ачу һәм аны гамәлгә ашыру өчен шартлар тудыру. Хөрмәтле депутатлар!

Яшәү һәм эшләү өчен уңай тирәлек булдыру элеккечә безнең иң зур бурычыбыз булып тора."- Дип ассызыклады Татарстан Республикасы Дәүләт Советына мөрәҗәгатендә Президент Рөстәм Миңнеханов 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International