Яңа Уби авылында яшәүче 90 яшьлек Валентина Ярзуткина чигү чигәргә ярата

2016 елның 22 сентябре, пәнҗешәмбе

Сабый чакны ямьле, гамьсез дисәләр, Валентина Алексеевнаның  бала чагы гамьле булып һәм авыр уза. 1926 елда гади колхозчы гаиләсендә туган кызчыкны тормышта зур сынаулар көтә.

–Рәтләп кием күрергә, тәмле ризык ашарга насыйп булмады инде безгә,-дип сагына ул үзенең бала вакытын. –Үсмер чагыма да сугыш еллары туры килде.

Яшь кыз  үгезләр  җигеп урманга да йөри, утын ташый, җир сөрә.  Тимер юл төзүгә дә үз өлешен кертә. Аның хәтерендә калганнардан Сталиногорск  шәһәре. Вагоннар бушатырга җибәрәләр үзләрен. Юлда барганда немецлар тарафыннан ачылган ут эчендә калалар. Гомере була күрәсең, Валентина Алексеевна исән-имин авылына әйләнеп кайта.

1952-53 елларда да Валентина Алексеевна Ярзуткина урман әзерләү эшендә тырышлык куя. Әлеге эшенә биргән олы бәяне – СССР Урман Промышленносте Министрлыгыннан тапшырылган Мактау Грамотаны ядкарь итеп саклый ул. Медальләре дә бик күп аның. Һәркайсын тәртипләп җыеп куйган.

Тыныч тормышта  Иван исемле егет белән кавыша. Тик гомере буе бер тормыш сукмагыннан атлау насыйп булмый аларга. Бердәнбер кызы Галинасы юанычы, шатлыгы булып кала. Тик менә гомере генә озын булмый. Берничә ел элек кенә, авырудан вафат булган Галина.

Бүгенге көндә оныгы Александр, аның тормыш иптәше һәм оныкчыгы Ульяновск шәһәреннән янына кайтып йөриләр Валентина апаның, ярдәм итәләр.

Әйләнеп карасаң, гомер дә үтеп киткән. Ни арада туксан яшь җиткән?! Гомеренең бер көне, бер сәгате, хәтта бер төне дә бушка узмаган. Валентина Алексеевна  тегү тегә, чигү дә  чигә. Чиккән әйберләрен, бәйләгән оекбашларын ул тирә-күршеләренә, якыннарына бүләк итә.

– Чигү, бәйләү эшен бик яратам.  Бүген яшьләр әлеге эшне бик белеп бетерми, ә элек без  буш вакыт булды исә тизрәк бәйләргә керешә идек. Күңел биреп эшләсәң, матур  килеп чыга, вакыт та уза. Милли бизәгебез дә бит әле ул,  шушындый әйберләребезнең төсе югалмасын иде,-ди  ул.

90 яшьлек юбилее уңаеннан Валентина Ярзуткина янына район башлыгы урынбасары Алексей Сарафанов һәм авыл җирлеге башлыгы Алексей Ярухин котларга килделәр. Юбилярның шундый көр күңелле булуына соклануларын белдереп, исәнлек, аяз көннәр теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.


Гөлия Фәизова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International