Хатынын кыйнап үтергән

2016 елның 20 сентябре, сишәмбе

Күпчелек җинаятьләрнең нигезендә эчүчелек ята.  Пәйгамбәребез үзенең бер хәдисендә: “Аракы – бөтен усаллыкларның анасыдыр”, - дигән. Чыннан да, начарлык, явызлык, тавыш-гауга, җәнҗалларның күбесе эчүчелек нәтиҗәсендә килеп чыга. Каннары кызган исерекләр берсеннән- берсе кечкенә балаларын да, хатыннарын да кызганмый. Ирләренең кыйнауларына, җәберләүләренә түзә алмаганнар хокук саклау органнарына,  судларга килеп гариза язарга мәҗбүр була. Үзара килеп чыккан конфликтлардан соң шешәдәшләрнең кулларына пычак алу очраклары да теркәлеп тора. Сыра, аракының баш миен томалавы нәтиҗәсендә әнә шулай аяныч хәлләргә китерә торган җинаятьләр кылына. Гаиләдә ир белән хатынның бергәләшеп хәмер чөмерүе бигрәк тә аяныч. Иске Элмәле авылында яшәүче Елена һәм Юрий Наумовлар гаиләсендә килеп чыккан фаҗигага да эчүчелек гаепле. Агымдагы елның 23 январенда әлеге ир белән хатын Чуваш Ишлесе авылында яшәүче туганнарында кунак булып кайта. Көн кичкә авышкан вакыттарак болар арасында гауга чыга. Ир, әлбәттә, ирлеген итә. Хатыны Еленаның йөзенә берничә мәртәбә йодрык белән суга һәм теге бичара башта башы белән фляга өстенә сугыла һәм идәнгә егылып төшә, баш ярасыннан идән буйлап кан ага. Чыгырыннан очкынган Юрий аннан соң да туктап калмый, аяклары белән типкәли. Гәүдәсе хәрәкәтләнми башлагач тегене утыргычка күтәреп утырта, әмма бу чакта хатынның утырырга мөмкинлеге калмаган була инде. Әле аннан соң да Еленаның битенә ике- өч мәртәбә учы белән суга һәм зал бүлмәсендәге диванга кертеп сала да йокларга ята. Ике сәгать чамасы йоклап алгач хатынын уятмакчы була, әмма бу вакытта инде аның гәүдәсе суына. Шул кичне полиция хезмәткәрләре фаҗига урынына киләләр һәм җинаять кылуда шикле кеше- Юрий Наумовны кулга алалар. Район суды үзенең чираттагы утырышында Юрий Наумовны гаепле дип тапты һәм РФ Җинаятьләр кодексының 111 маддәсендәге 4 нче бүлекчәсе буенча җиде ел да алты айга ирегеннән мәхрүм итте.             


Лилия Мөшәрәпова, район судының матбугат секретаре

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International