Дәүләт Думасына сайлаулар нәтиҗәләре - россиялеләрнең илгә карата ясалган тышкы басымга һәм эчке сәяси вазгыятьне кузгатырга омтылуга җавабы, дип белдергән бүген Россия Президенты Владимир Путин. Бу хакта "Интерфакс" яза.
"Тавыш бирү нәтиҗәләре - ул безнең гражданнарның Россиягә тышкы басым ясарга, янауга, санкцияләргә, ил эчендә вазгыятьне кузгатырга омтылуга реакциясе", - дигән ул Россия Федерациясе Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә.
Президент россиялеләр катлаулы вазгыятьтә тотрыклылык һәм Хөкүмәткә ышанычны сайладылар дигән.
"Идарә итүче сәяси көч, әйдәп баручы сәяси көч, "Бердәм Россия" партиясе өчен нәтиҗә яхшы. Әлбәттә, икътисадта һәм социаль өлкәдә шактый катлаулы чорда, гражданнарның саф табышлары кимегән вакытта мондый нәтиҗәгә ничек ирешеп булуы турында сорау туа", - дигән Путин Россия Хөкүмәте әгъзалары белән киңәшмәдә.
Шул ук вакытта Россия лидеры хакимиятне Дәүләт Думасына узмаган сәяси көчләрне дә тыңларга өндәде.
Россиядә парламент сайлаулары якшәмбе, 18 сентябрьдә узды.
(Казан, 19 сентябрь, «Татар-информ»).