Бүген Татарстанның бөтен сайлау участоклары тавыш бирү өчен бюллетеньнар алачак

2016 елның 16 сентябре, җомга

Бүген Татарстанның 2812 сайлау участоклары (аларның 48 е хастаханә, шифаханә, колонияләрдә һ.б. урнашкан) Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирү өчен бюллетеньнар алачак. Сайлауларда 2 млн 933 меңнән артык татарстанлы кандидат һәм партия өчен тавыш бирә ала. Бүген "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә 18 сентябрьдә республиканың сайлауларга әзерлеге турында Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин сөйләде.

Бүген һәм иртәгә участок сайлау комиссиясе әгъзалары сайлауларга чакырулар җибәрү белән шөгыльләнәчәк, аларда теге яки бу сайлаучының кайсы участокка беркетелгән булуы күрсәтелә. Быел республикада парламентның түбән палатасында депутат урынына 8 партиядән 43 кандидат һәм 1 үзен тәкъдим итүче дәгъва итә.

Быел сайлаулар катлаулы һәм кызыклы булырга вәгъдә итә дип билгеләп үтте Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин. Алар 2011 ел сайлаулары белән чагыштырганда кайбер күрсәткечләр буенча ике тапкыр аерылып тора: быел Россиядә кандидатлар саны 6,5 мең тәшкил итә, ә күзәтүчеләр - 13 мең.

"Сайлау участокларында күзәтүчеләрдән кала комиссия әгъзалары, ышанычлы вәкилләр, шулай ук кандидатларның һәм сәяси партияләренең ышанычлы вәкилләре, аккредитацияләнгән журналистлар да булачак. Татарстанга халыкара күзәтүчеләр килә - бүгенгә алар җидәү. Алар тавыш бирү көнендә шәһәр һәм муниципаль районнар сайлау участокларында булачак, без алар өчен тиешле шартлар тудырачакбыз", - дип билгеләп үтте Әгъзам Гобәйдуллин.

Аның сүзләренчә, сайлауларга килүчеләр саны күп булачак. Татарстан Үзәк сайлау комиссиясеннән тыш, законда рөхсәт ителгән агитация төрләре буенча кандидатлар да бу мәсьәләне кайгыртырга тиеш.

Тавыш бирү көнендә Россия гражданнарының күбесе чит илләрдә булырга мөмкин. Алар Россия Федерациясе Тышкы эшләр министрлыгы оештырган сайлау участокларында тавыш бирә ала, әмма һәр сайлаучыда үзе беркетелгән сайлау участогыннан учёттан төшерү талоны булырга тиеш. Аларны 17 сентябрьдә 18.00 сәгатькә кадәр яшәү урыны буенча бирәчәкләр. Хәзергә сайлаучыларга шундый 25 мең талон бирелгән. Хаҗда килеш тә тавыш бирергә мөмкин дип билгеләп үтте Гобәйдуллин.

Россиядә сайлау участоклары иртәнге 8дән кичке 8 гә кадәр эшләячәк.

Казан, 16 сентябрь, «Татар-информ», Александр Елисеев).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International