Гаилә тормышы бер-бер артлы килгән мәшәкатьләргә, шатлык-куанычларга, авырлыкларга чорналып үтә. Шул сикәлтәле юллардан атлаганда, бер-берсен аңлап, юл куеп яшәгән гаиләләрне күреп сокланабыз, Иске Чокалы авылыннан Гөлҗиһан һәм Гаяз Нуретдиновлар –үрнәк гомер кичерүче гаиләләрнең берсе.
Гөлҗиһан апа да Гаяз абый да хезмәт сөюче, уңган, булдыклы кешеләр. Гаилә башлыгы Иске Чокалы 10 балалы гаиләдә авылында туа. Ишле гаиләнең мәшәкате күп булса да, уңай яклары да бихисап. Яшьли кул арасына кереп киткән Гаяз 7 сыйныфны тәмамлауга үз хезмәт юлын башлый. Колхозда, Иске Чокалы МТСында эшли, урманга агач кисәргә йөри. Совет Армиясен дә өч ел дәвамында хезмәт итә. Яшьли ала алмаган белемен буй җитеп ныгыгач, үзләштерә. Татар Бизнәсе авылына мәктәпкә физик тәрбия һәм хезмәт укытучысы булып урнаша. Шунда эшләү барышында язмыш аңа тормыш юлдашын бүләк итә. Гөлҗиһан апа Бизнәсендә туган Татар һәм ул вакытта кибеттә эшли торган була.
1966 елның сентябрь аенда кушылып, тигез, тормышта матур биш балага гомер бирә алар. Дүрт кыз һәм бер ул үстерәләр. Инде Бүген 15 онык, өч оныкчык өчен дә кадерле дәү әти белән дәү әни булып яшиләр.
Гаяз абый белән бик характеры кызу кеше. Хезмәтен дә җиткереп җиренә эшләргә күнеккән. Иске Чокалыга әйләнеп кайткач, биредә йорт җиткезәләр, Гаяз абый мәктәпкә урнаша, шулай ук авыл җирлеге башлыгы вазифасында да хезмәт куя. Бар җиргә өлгер, булдыклы Гаяз абыйны лаеклы ялга та чыккач, колхозга эшкә чакыралар.
Яшемдә -70 туктадым әле генә. Эшләргә яратам мин,-ди ул.
Әлеге сүзләренә булып мисал, бүген Нуретдиновлар гаиләсенең йорт тутырып мал-туар асраулары, бәрәңге, яшелчә үстерүләре тора.
Төп тулыландырып нигезне, яннарында уллары Илдар, киленнәре Флера, оныклары яши. Быел аларның да юбилейлы–25 еллык туйлары. Кызлары да тормыш иптәшләре белән туган туфракта эшләп, гомер гөрләтеп итәләр.
–Авылдан читкә китүне беркайчан да аңламадык. Балаларыбызда да туган җиргә мәхәббәт тәрбияләргә тырыштык, аллага шөкер барысы да яныбызда,-диләр куанышып Нуретдиновлар.
Аларның бергә уздырган илле ел гомерләрендә барысы да булган: шатлыгы да, да кайгысы, авырлыклары да, бәйрәмнәре дә... Болар барысы да узган, онытылган, ә менә бер-берләренә булган калган мәхәббәтләре, ул әле дә аларның йөзләрендә, күзләрендә чагыла.