Сайлауларда яшьләр – актив көч

2016 елның 15 сентябре, пәнҗешәмбе

Активистлар кешеләр белән аралаша, сайлауларда катнашуның асылын, һәр тавышның республика өчен мөһимлеген аңлата. 18 сентябрьдә сайлауларга барып, үз тавышын бирергә өнди.

Бүген бер төркем волонтер КФУның  тарих һәм көнчыгыш телләре факультетында эшләде. Электораль карта янында фотосурәткә төшәргә студентлар гына түгел, укытучылар да теләк белдерде. Хәтта коридорда чират та барлыкка килде. Акциядә катнашып, яшьләр белән аралашырга Татарстан Үзәк Сайлау комитеты рәисе урынбасары Валентина Каменькова да килгән иде.

 – Мондый очрашуларны без республиканың төрле вузларында оештырдык. Шунысы сөендерә: яшьләрнең сайлауларга карата сораулары бик күп. Бу исә аларның кызыксыну дәрәҗәсен күрсәтә.

Татарстанның өчтән бер халкын яшьләр тәшкил итә. Алар бүгенге көндә төп сайлаучылар. Киләчәкне төзү алар кулында. Мине яшьләрнең активлыгы һәм сайлауларга әзерлеге бик куандыра, – диде ул.


Сайлауларны бәйрәм буларак көтеп алучылар аз түгел. Ә менә үз тавышын бирә алмаучылар аларга көнләшеп карый.


«Мин дә акциядә катнашырга телим. Бер ялгансыз әйтәм, Татарстанны ихлас күңелдән яратам. Ә менә сайлауларга мине әлегә кертмиләр, 18 яшь тулып өлгермәде. Шуңа күрә үземнең гражданлык позициямне социаль челтәрләргә фото куеп белдерәчәкмен. Бәлки миннән күреп, кемдер сайлауга барыр, – ди Ташкенттан килгән беренче курс студенты Муаззам Махкамова. Ул башкалага берничә ел элек килгән. Шул вакыт аралыгында Татарстан аның туган йортына әйләнгән. – Мин үземне монда туган, озак еллар яшәгән Татарстан кешесе итеп хис итәм. Монда төпләнергә дә уйлыйм.  Шуңа күрә мин республика киләчәгәненә битараф түгелмен», – ди ул.

Ә менә Ләйсән Марсетдинова өчен 18 сентябрь – икеләтә бәйрәм. Беренчедән, аңа ул көнне 19 яшь тула һәм, икенчедән, гомерендә беренче тапкыр сайлауларга барачак.

– Узган ел Президентны сайлауда катнаша алмадым. 18 яшь туларга берничә генә көн калган иде, югыйсә. Бик борчылдым. Быел исә үз тавышымны  шатланып бирәм, – ди ул. Ләйсән сайлауга үзе генә бармый, башка яшьтәшләрен дә Татарстанның киләчәген төзүдә актив катнашырга чакыра. Ул шулай ук “Татарстанны яратам! Сайлауларга барам!” марафоны вәкиле.

Марафон кысаларындагы мондый акцияләр якшәмбегә кадәр дәвам итәр, дип көтелә. Яшьләр инде юлга җыена. Иртәгә – Менделеевск, Чаллы шәһәрләре. Актив яшьләр Казанның яңа нокталарында да эшчәнлекләрен дәвам итәчәк.


МА "Интертат"
 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International