Татарстан Республикасы иң эре җиңел автомобильләр сату базары бишлегенә кергән. Россия автомобиль базарын тикшерүләрне «Автостат Инфо» аналитик порталы тәкъдим итә. Сайт аналитиклары агымдагы быелның август мәгълүматларына таянып тикшерүләр үткәргән.
Төбәкләр рейтингын Мәскәү җитәкли, узган айда анда 16 445 яңа җиңел автомобиль сатылган. Икенче урында Мәскәү өлкәсе (7637 автомобиль), өченче - Санкт-Петербург (7020).
Татарстан августта саткан автомобильләр саны буенча - дүртенче (5025). Лидерлар бишлеген Краснодар крае төгәлли, анда 4519 машина сатылган.
2016 елның август нәтиҗәләре буенча Россия төбәк автобазарлары топ-10 барлыгы 56089 яңа җиңел машина саткан дип билгеләп үтә «Автостат».
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»)