Росстат белгечләре Бөтенроссия авыл хуҗалыгы санын алу вакытында гадәти булмаган терлекләрне ачыклаган һәм кызыклы очракларга тарыган. Бу хакта "Интерфакс" яза".
Росстат җитәкчесе Александр Суринов Мәскәүдә узган матбугат конференциясендә Якутиядә овчубуклар ачыкланды дип белдергән. Алар чубуклар (снежные бараны) белән аталанган сарыклар. "Алар ун баш теркәлгән, үзенчәлекләре шунда - түбән температураны җиңел кичерәләр икән", - дип сөйләгән ул.
Моннан тыш,Владимир, Воронеж һәм Төмән өлкәләрендә вьетнам мини-дуңгызларын үрчетүләре ачыкланган.
Гадәти булмаган очраклар арасында ул керән плантациясен (70га), Ленинград өлкәсендә кышкы теплицада үстерелә торган банан, шулай ук Калифорния суалчаннары һәм теплицалардагы яшелчәләрне серкәләндерү өчен төклетура үрчетүне атаган. Себердә айва һәм төче чия үстерүләре ачыкланган, ә Башкортстанда - лимон.
Росстат мәгълүматлары буенча, иң зур бакчалар Оренбург өлкәсендә. Суринов күп кенә респондентларның кунакчыл булуларын да билгеләп үткән.
Суринов бер кызыклы хәлне дә исенә төшергән - өлкән яшьтәге ханым билгесез сәбәпләр аркасында кәҗәсен подвалга яшергән, шул сәбәпле терлек шок кичергән һәм хәзер сөт бирми икән, дип белдергән Росстат җитәкчесе.
(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»).