Мәгълүматка иң кыска юл

2016 елның 14 сентябре, чәршәмбе

Барлык түләүләрне кертер өчен хәзер элемтә бүлекчәсе, банклар  бусагасын таптарга, озын чиратлар торырга кирәкми, өйдә берничә минут компьютер каршына утырсаң, шул җитә. Барлык төр ведомстволарга иң якын һәм тиз юл – ул дәүләт порталы аша.

Күпчелек автомобильчеләр транспорт йөртүгә кагылышлы барлык сорауларны портал аша хәл итәргә гадәтләнделәр. Аның аша эшли белмәгәннәргә гади юлын тәкъдим итәбез.

Һәрбер йөртүче түләнгән-түләнмәгән штрафлары белән кызыксына ала. Моның өчен “штрафларны тикшерү” бүлегенә кереп, автомобиль турында шәхси мәгълүматны язу җитә. Түләнмәгән булса, банкомат карточкасы номерын кертеп, онлайн режимда түли аласыз. Тотылган автомобиль алганда аның эзләүдә булу-булмавын да  шунда белергә була. Бу очракта автомобильнең идентификацияле (VIN), кузов яисә шасси номерларын кертергә кирәк. Компьютер Россия эчке эшләр министрлыгының федераль мәгълүмати системасы аша әлеге транспортның “кара” исемлеккә керү-кермәвен күрсәтәчәк.

Шулай ук портал аша ЮХИДИ идарәсе хезмәткәрләренә дә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Моның өчен “мөрәҗәгатьләрне кабул итү” бүлегенә керү, үз регионыңдагы ЮХИДИ бүлекчәсен күрсәтү сорала. Аннан шәхси мәгълүматларны, электрон элемтә адресын язып, анкета тутырырга кирәк. Мөрәҗәгатькә фоторәсемнәр беркетеп була.

Гаризаны җибәргәч, экранда аны кабул итүне раслау чыгачак. Аңа җавап 30 көн эчендә килергә тиеш. Тагын әлеге рәсми сайтта йөртүченең үзен дә тикшереп була. Дөресрәге, аның йөртүче таныклыгын. “Права”ның сериясен һәм номерын, бирү датасын язгач, бу документ турында тулы мәгълүмат күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International