Любовь Федоровна Фаизова күпләр өчен 1 номерлы Иске Чүпрәле урта мәктәбендә белем биргән хөрмәтле укытучы буларак яхшы таныш. Ә менә аның чигү остасы икәнлеген райондашларыбыз белмидер дә әле.
Тыйнаклыгы, сабырлыгы белән хөрмәт яулаган райондашыбыз мактанып, үзен күрсәтеп йөрүчеләрдән түгел шул. Очраклы рәвештә генә аның кул эшләрен күреп, аларның матурлыгына хәйран калдым. Әлеге эшләр шөгыль генә түгел, ә гореф-гадәтләребез дә бит әле.
Чигү остасының фантазиясенә дә сокланырлык. Любовь Федоровна куллары белән эшләнгән әйберләрдә аллы-гөлле чәчәкләр, табигать күренешләре, керпеләр, куяннар чагылыш таба һәм алар чыннан да күз явын алырлык. Баксаң, әлеге хыял белән ул күптәннән яшәгән булган.
–Туганнарым, танышларым чигәргә яратканымны белә иделәр. Шуңа да җепләр, бәйләү инәләре миндә һәрвакыт күп иде. Тик яшь вакытта барысына да вакыт җитми, ә менә лаеклы ялга чыккач, мин хыялымны тормышка ашыра башладым. Иң мөһиме–әлеге эшем үземә шатлык, күңелгә канәгатьлек хисе бирә”, -ди ул.
Любовь Федоровнаның чигү җепләре дә гадәти түгел, алар капроннан. Төрле төстәге мунчалалар, өстәл эскәтерләре, идәнгә җәймәләрне дә шушы ук материалдан чигә ул. Ә күпме түземлелек, сабырлык таләп итә бу хезмәт, әйтеп бетергесез.
Райондашыбызның кул эшләнмәләрен район крайны өйрәнү музеенда да күреп була. Биредә махсус аның күргәзмәсе эшләнгән. Әби-әниләребез традициясен дәвам итик, онытылып баручы шөгыльгә карата яшьләрдә мәхәббәт уятыйк!
Нәфисә Усманова, методист-экскурсоводчы.