Иртәгә һава торышы: Татарстан территориясендә көчле җил һәм явым-төшем фаразлана

2016 елның 6 сентябре, сишәмбе

Төнлә республикада 4-9 градуска кадәр җылы
Татарстан синоптиклары 7 сентябрьгә һава торышын фаразлый: көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан җил, секундына 16 м/с. Яңгыр яварга мөмкин, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Төнлә температура 4-9 градус җылы. Иртәгә көндез 11-16 градус кына җылы булачак.

Казанда 7 сентябрьдә бераз яңгыр, көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә 5-7 градус кына җылы булуы көтелә. Көндез температура 13-15 градус җылы тәшкил итәчәк.

8 сентябрь төнендә Татарстан буенча яңгыр, көнбатыштан һәм көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Температура 4-9 градус.

 

 (Казан, 6 сентябрь, «Татар-информ»).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International