Узган ел белән чагыштырганда, инфляция ике тапкыр кимеде, дигән ул "Егермелек төркеме"нең саммитында
Россия икътисадны торгызу буенча үз көчен тыйнак дип бәяли, әмма вәзгыять тотрыкланды, резервлар сакланды, капитал агымы биш тапкыр кимеде, диде Россия Президенты Владимир Путин "Егермелек төркеме" саммиты утырышында. Бу хакта "Интерфакс" яза.
Путин чыгышында күп кенә лидерлар дөнья проблемалары һәм кыенлыклар турында белдерә дип билгеләп үтте. Россия Президенты сүзләренчә, әмма "бүген икътисадның акрын булса да уңай якка үзгәрүе күзәтелә".
"Безнең Россиягә килгәндә, без көчебезне тыйнак, җитәрлек дәрәҗәдә түгел дип бәялибез. Узган ел белән чагыштырганда, инфляция ике тапкыр кимеде. Бюджет дефициты - 2,6%. Эшсезлекне түбән дәрәҗәдә - 5,7%. Тышкы бурыч та 12 проценттан артык кына тәшкил итә", - дип сөйләде дәүләт башлыгы.
Хәзер Россия Федерациясендә сәнәгать җитештерү үсеше һәм башка күрсәткечләрнең бераз артуы теркәлде дип билгеләп үтте Путин.
"Киләчәктә дә бюджет дефицитын киметергә, углеводород экспортыннан бюджет керем бәйлелеген киметү буенча эшләрне дәвам итәргә планлаштырабыз, - диде Россия Президенты. - Макроикътисад тотрыклылыгын тәэмин итү буенча уйланылган сәясәт алып баруны дәвам итәргә ниятлибез. Эшлекле климатны яхшыртуны дәвам итәчәкбез.
Исегезгә төшерәбез, Кытайның Ханчжоу шәһәрендә 4-5 сентябрьдә "Егермелек төркеме"нең 11нче саммиты уза.
(Казан, 4 сентябрь, «Татар-информ»).