1- 30 сентябрьгә кадәр районда “Экстремизмга – Юк!” айлыгы игълан ителә.
Аның максаты җәмгыятьтә милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне ныгыту. Айлык барышында белем бирү учреждениеләрендә очрашулар, түгәрәк өстәлләр үткәреләчәк, чаралар, 3 сентябрь – Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне уңаеннан “Экстремизмга – юк!” темасына бердәм республика узачак. Райондашларга шуны искәртәсе килә: экстремизм, дини, раса яки милли дошманлык күргән, сизгән очракта ваемсыз булмагыз, алар турында полиция бүлегенә: 2-20-45, 2-24-44 телефон номрлары белән хәбәр итегез.