Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсекүпчелек районнарда яңгыр фаразлый, кайбер районнарда - яшенле яңгыр

2016 елның 1 сентябре, пәнҗешәмбе

Татарстан синоптиклары фаразлары буенча иртәгә һава торышы бозыла: төнлә, иртән һәм көндез күпчелек районнарда көчле яңгыр көтелә. Кайбер районнарда - яшенле яңгыр. Шулай ук җил көнбатыштан, төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, секундына 15-20 метрга кадәр дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Киләсе төндә республика буенча температура 8-13 градус, Татарстанның көнчыгышында - 16 градуска кадәр җылы. Көндез 12-17 градус, көнчыгыш районнарда температура 20 градуска кадәр күтәрелергә мөмкин.

Казанда 1 сентябрьдә төнлә яшен һәм көчле яңгыр, көндез - урыны белән. Башкалада температура төнлә 9-11 градус җылы, көндез - 13-15.

2 сентябрьгә каршы төндә Татарстанның күпчелек районнарында яңгыр көтелә. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, әмма көчәергә дә мөмкин. Иң югары температура 7-12 градус җылы тәшкил итәчәк.

(Казан, 31 август, «Татар-информ»)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International