Быел Татарстанда 45 мең бала беренче сыйныфка бара

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Казанда беренче сыйныфка 13 мең 864 бала бара.
Татарстанда яңа уку елында мәктәпкә беренче сыйныфка 44 мең 953 бала бара. Аларның 13 мең 864е  - Казаннан. 2015 елда мәктәп партасы артына 43 мең 364 укучы утырган булса, шуларның 13 меңнән артыгы Татарстан башкаласында булган, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез: агымдагы елда республикада 45 муниципаль районда 80 мәктәп, 53 балалар бакчасы һәм 15 махсус һәм коррекция мәктәпләрендә 2524,4 млн сумлык ремонт эшләре үткәрде.

Иртәгә Чаллы һәм Казан шәһәрләрендә ике яңа мәктәп һәм Татарстан башкаласы “Кояшлы шәһәр” торак комплексында өч балалар бакчасы ачыла. Быел барлыгы өч мәктәп һәм дүрт балалар бакчасы төзелгән.

ТР муниципаль белем йортлары һәм Татарстан мәгариф министрлыгы карамагындагы ведомство оешмаларына 78 яңа мәктәп автобусы сатып алынган. Тагын 25 транспорт чарасы республика мәктәпләренә ел ахырына кадәр биреләчәк.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, республика мәктәпләренә 761 яңа укытучы килгән, аларның 157 се Казан мәктәпләрендә белем бирәчәк.

Казан, 31 август, «Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International