Татарстан Президенты: “Һөнәри белем бирү өлкәсендә бездә әле күп нәрсә эшлисе бар”

2016 елның 31 августы, чәршәмбе

Республикада һөнәри белем бирү һәм талантларны тәрбияләү системасы соңгы елларда бик үзгәрде. Ул ни рәвешле булуы һәм әленә кадәрге казанышлар турында Татарстанның әйдәп баручы электрон ММЧлары мөхәррирләре белән традицион очрашуда ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сүз алып барды.

“Хаталарыбыз күп булды безнең: тулаем ил буенча һәм безнең үзебездә дә, - дип, Татарстан Президенты ерактанрак, көтмәгәнчәрәк сүз башлады. – Без Советлар Союзы вакытында мәгариф системасы ничек булуын, аннары яңа форматта – капиталистик тормышта, базар шартларында безнең белән ни булганын күрдек. Алга ыргылу урынына, күп кенә нәрсәләрне үткәреп җибәрдек, дөрес, өметсез үк дип әйтә алмый. Гомумән, бездә бер якка авышу күзәтелде: югары мәктәпләр, урта махсус уку йортлары, эшче һөнәрләр мәсьәләсе, югары уку йортларына кабул итү саны чыгарылышлар саныннан югары булуы... Студент ике, хәтта өч университетта яки институтта укый икән, - бу нормаль хәл түгел”.

Вазгыятьне турылау турында федераль дәрәҗәдә карар кабул ителде, алар хупланды һәм урыннарда өстәмәләр кертелде, дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.

“Бүген инде ничек булырга тиешлеген ачык итеп, төгәл юнәлеш-контурын күрәбез. Барыннан да элек мәктәпкәчә мәгарифтән эшне башларга кирәк. Мәктәпкә кадәрге тиешле белем-күнекмәләре булмаса, бала мәктәптән яхшы әзерлек белән чыга алмый. Мәктәпкәчә мәгарифне, матди-техник базаларны, программаларның эчтәлеген ничек формалаштыру, хосусый-дәүләти партнерлык формасын тормышка ашыру турында ачык күзаллавыбыз бар", - диде ул.

Татарстан Президенты сүзләренчә, югары уку йортлары буенча да зур эш алып барыла. "Таләпләргә туры килмәгән шактые ябылды аларның. Иң әһәмиятлесе – без федераль университет һәм ике тикшеренү университеты дәрәҗәсе алуга ирештек. Безнең төзелеш-архитектура, энергетика вузларыбыз бар, аларның һәркайсының - үз программасы, үсеше. Ләкин бездә урта техник һәм эшче белгечлекләр әзерләү мәсьәләсе җитди аксады. Бу юнәлештә ПТУ, СПТУ имиджы әйбәтләрдән түгел иде. Бүген безнең колледжлар һәм лицейлар базасында 14 ресурс үзәгебез бар, быел тагын 8не ачабыз. Алдагы елларда кимендә 30 топ-ресурс үзәкләребез булачак. Һәр елны без 5-7 үзәк булдырабыз. Аларның база кулланучылары – безнең эре предприятиеләребез бар һәм аларда кирәкле мохит булдырыла. Моннан тыш, безгә ихтыяҗ сизелгән белгечлекләр буенча күнекмәләр узу кирәк. Аларда алга таба кирәк булачак җиһазлар, лабораторияләр булдырылуы бик мөһим. Шулай ук предприятиеләр – заказчылар вәкилләренең белем бирү процессына җәлеп ителүе мөһим”, - дип сөйләде республика лидеры.

“Югары мәктәп белән предприятиеләребез ихтыяҗларын якынайту кирәк. Бу юнәлештә дә җитди эш алып барыла. Бездә белем бирү дәрәҗәсе начарлардан түгеллегенә ышанам. Әмма бездә белем алучы файдалана алсын өчен кулланма күнекмәләр юк. Шуңа күрә Америка университетлары тәҗрибәсен кертү ярашлы. Ягъни ул югары мәктәп кенә түгел, ә эре тикшеренү үзәкләре була. Икенче төрле әйткәндә, университетлар базасында эре һәм куәтле тикшеренү үзәкләре булырга тиеш. Алар акча да эшләячәк. Анда әзерлек узган студентларга ихтыяҗ һәрвакыт булачак. Бу мәсьәләдә аңлашу бар, “Стратегия-2030”да безнең өчен төп мәсьәлә – ул кеше капиталын үстерү. Яхшы база белемнәргә һәм күнекмәләргә ия кешеләр турында сүз”.

Кече яшьтән үк һөнәргә тарту һәм эшче профессияләрнең абруен күтәрү өчен Татарстанда хәзер үк тә күп эшләнә, дип республика Президенты “Кванториум” ачылды, тагын берничә шундый ачылачак, диде. “Менә “Казан-арена”да “Зарница” ачтык - әгәр балалар техник түгәрәкләргә йөрмәсә, аларның инженерлык күнекмәләре булмаячак. Барысы да бию дә вокал белән шөгыльләнергә тиеш түгел. Артистлык сыйфатлары юк икән, киләчәктә аннан менә дигән механик чыга ала. Кешене кирәкле юнәлешкә борып җибәрү зарур ”.

Балаларның ата-аналарына без 11 нче класста түгел, ә 9 нчыга җиткәндәрәк ук алга таба укырга кая барасын хәл итүдә булышырга тиеш, дип саный Рөстәм Миңнеханов. “Ягъни ресуср үзәгенә, техникумга бара, кирәк икән, югары белем ала. Ләкин бүген диплом түгел, ә нинди белгечлегең булуы мөһим. Яхшы эретеп ябыштыручы, әйбәт электрик, фрезерлаучы алтын бәясе тора, дип әйтә алам. Ул заманча станокларда һәм заманча уңайлы цехларда эшләп, хезмәт хакын 2-3 тапкырга артыграк ала”, - дип, эшче һөнәрләрнең абруен күтәрергә кирәклеген билгеләп үтте республика лидеры.

“Олимпиячеләребез медальләр алып кайтты, дип горурланабыз. Ә эшче һөнәрләр буенча дөнья чемпионаты булачагын беләсезме? Ул яшьләр спортчылардан ким түгел. Аларга карата мөнәсәбәтебез дә тиешле булсын – алар да безнең геройлар. Без хәзер Россиядә медальләр саны буенча өченче урын алдык. Үзебез призлы урыннар алган компетенцияләр буенча дөнья чемпионаты нәтиҗәләрен чагыштырып карыйбыз. Беләсезме, буебыз шактый ук җитми, димәк, эшләргә, тырышырга һәм буйны җиткерергә кирәк. Ә бу кемгә кирәк? Барыннан да элек алга таба белгеч булачак спортчыга һәм ул барып эшләячәк предприятиегә кирәк. Республика чемпионаты үткәрәбез, анда бөтен предприятиеләр дә, барлык директорлар да теләсә нинди ярдәм күрсәтергә әзер тора. Чөнки җитәкчеләр өчен яхшы күнекмәләре, белеме, максатчан персонал – предприятиенең киләчәге. Бу мәсьәлә бик мөһим. Без аны төрлечә карадык, эшкуарлар белән очраштык, ничек кирәген аңлаттык", - дип дәвам итте Рөстәм Миңнеханов.

"Хәзер шундый тенденция башланды, әйтик, “КАМАЗ” директоры үзе үк, аның кул астында эшләгән җитәкчеләр, завод директорлары КФУда укытырга тиеш, дип мөрәҗәгать итә. Яки “Татнефть” генераль директоры, мәсәлән. Аның төп максаты – Әлмәт институты базасында нефтьчеләрнең югары мәктәбен булдыру. Республика дәрәҗәсендә генә түгел, - дөнья югарылыгында! Бу мода артыннан куу түгел. Шәп белгечләргә ия булып, безнең компанияләр үсешкә яңа этәргеч алачак. Ә булачак белгечләргә Мәскәүдә Губкин исемендәге институтта түгел, ә нефть сәнәгате булган Әлмәттә уку отышлы. Нефть химиясе буенча белгечләрне кайда укытырга тиеш? Түбән Камада, чөнки анда заводлар, җитештерү мәйданнары бар. Оргсинтез, Казан авиация-җитештерү берләшмәсе, вертолет заводы, “КАМАЗ” заводы белгечләрен кайда әзерли? Менә кайда вузлар һәм ссузлар үзләренең позицияләрен якынайта, - шул вакытта нәтиҗәсе дә әйбәт була”, - дип саный Татарстан Президенты.

 


"Татар-информ" МА материаллары буенча

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International