Россия Федерациясендә 1 сентябрьгә барлык мәктәпләрдә террорчылыкка каршы куркынычсызлык тикшерелергә тиеш диде Хөкүмәт вице-премьеры Ольга Голодец яңа уку елына әзерлек буенча селектор киңәшмәсендә. Бу хакта "РИА-Новости" хәбәр итә.
"1 сентябрьдән балалар куркынычсызлыгына игътибар бирү зарур. Бу барыннан да элек, террорчылыкка каршы куркынычсызлык. Без барлык мәктәпләрдә куркынычсызлык темасына әзер булырга тиеш", - диде Голодец.
Элегрәк киңәшмәдә вице-премьер Россия мәктәпләренең 90 процентына яңа уку елына юридик әзерлек турында документлар тапшырылу турында белдерде.
(Гөлүзә Василова әзерләде).(Казан, 23 август, «Татар-информ»).