Әмма әлегә индексацияләүне бер тапкыр бирелә торган түләү белән алмаштырылачагы билгеле түгел
Россия Хөкүмәте пенсияләрне кабат индексацияләү мөмкинлеген карый, әмма әлегә индексацияләүне бер тапкыр бирелә торган түләү белән алмаштырылачагы билгеле түгел. Бу хакта РФ Хөкүмәте вице-премьеры Ольга Голодецның матбугат хезмәтендә хәбәр иткәннәр.
“Законда икътисад һәм социаль өлкәдәге вәзгыятьне истә тотып, 2016 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча пенсияләрне кабат индексацияләү күздә тотылган. Хәзерге вакытта Хөкүмәттә нәкъ менә шул мәсьәлә карала”, - дип тапшыра “РИА Новости” агентлыгы матбугат хезмәте хәбәрен. Шул ук вакытта Голодец аппаратында пенсияләрне индексацияләүне бер тапкыр бирелә торган түләү белән алмаштыру турында сүз бармавын әйткәннәр.
Элегрәк мәгълүмат чаралары ике федераль түрәгә сылтама белән пенсияләрне кабат индексацияләү бер тапкыр бирелә торган акчага алмаштырырга мөмкиннәр дип хәбәр иткән иде. Бу карарны, янәсе, август ахырына кадәр РФ Президенты Владимир Путин һәм ил Премьер-министры Дмитрий Медведев кабул итәргә тиеш дип язылды. Узган атна ахырында Хөкүмәт вице-премьеры Ольга Голодец алдагы 2-3 атна дәвамында пенсияләрне инфляция дәрәҗәсенә кадәр тагын бер кат индексацияләү мәсьәләсе хәл ителәчәк дип белдергән иде.
Искәртеп узабыз: Россия эшләми торган пенсионерларның пенсияләре агымдагы елның 1 февралендә 4 процентка арттырылган иде. Депутатлар һәм Хөкүмәтнең социаль блогы пенсияләр 2015 елда 12,9 процент тәшкил иткән инфляция дәрәҗәсенә кадәр индексацияләнәчәк дип күп тапкырлар кабатлады.
(Казан, 18 август, “Татар-информ”).