Чүпрәледә физкультурачылар көне узачак

2016 елның 8 августы, дүшәмбе

Быелның 13 августында район үзәгендә “Физкультурачылар көне” уңаеннан үтәчәк чаралар Рио- де- Жанейродагы ХХХI Олимпиада уеннарына багышлана. 

Программа түбәндәге спорт уеннарын үз эченә ала:
-авыл җирлекләре командалары арасында футбол ярышлары (үзәк стадионда);
-укучылар һәм яшьләр командалары арасында баскетбол буенча ярышлар (Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе спорт мәйданчыгында);
-предприятие һәм учреждение командалары арасында волейбол ярышлары (“Акчарлак” йөзү бассейны янындагы спорт мәйданчыгында);
-предприятие, учреждение һәм авыл җирлекләре хезмәткәрләре арасында йөзү буенча ярышлар (“Акчарлак” йөзү бассейны);
-ГТО нормативларын тапшыру (Иске Чүпрәленең 1 номерлы урта мәктәбе спорт мәйданчыгында);
-волейбол буенча район чемпионатында җиңү яулаган командаларны бүләкләү.
Тантана иртәнге 10 сәгатьтә үзәк футбол стадионында ачылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International